Letra Xäzer Betä Ul - АИГЕЛ (AIGEL)
Тәңре диңгезгә бүләк иткән
Диңгез кызган, диңгез оялган
Диңгез бүләкне алган
Кояшның утлы бөртеген
Тәңре диңгезгә аткан
Ут диңгезне чаккан
Диңгез кызган, диңгез елаган
Өф ит, өф ит син аны
Җитез җилләр, өф итсен аны
Хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
Өф-өф, менә инде авыртмый ла
Менә авыртмый, менә бетә ул
Өф ит, өф ит син аны, өф ит син аны
Җитез җилләр, өф итсен аны
Хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
Өф-өф, менә инде авыртмый ла
Менә авыртмый, менә бетә ул
Җил кояшны көткән
Җил дулап искән
Җил ярага өргән
Елама, җиткән
Диңгез еламый да бүтән
Диңгез еламый (Еламый)
(Еламый) Еламый
(Диңгез кипкән) Диңгез кипкән
Ай-ай, кояшкай
Диңгезгә ишелеп төшкән
Диңгез купкан
Диңгез пешкән
Ай-ай, кояшкай
Баткан урында упкын
Диңгез юеш
Диңгез салкын
Диңгез кояшны талаган
Кояш суынган, йоклаган
Кояш сукыр
Су өстенә ничек калкыр
Диңгез кояшны талаган
Кояш суынган, йоклаган
Кояш сукыр
Су өстенә ничек калкыр
Үп ит, үп ит, үп ит, син аны, кара дулкын
Уянсын гына, уянсын гына, үп-үп
Менә инде туңмый ла
Менә туңмый, менә йокламый
Үп ит, үп ит, үп ит, син аны, кара дулкын
Уянсын гына, уянсын гына, үп-үп
Менә инде туңмый ла
Менә туңмый, менә йокламый
Дулкын кояшны ялаган
Кояш җылынган, уянган
Суны кызылга буяган
Суны кызылга буяган
Дулкын кояшны ялаган
Кояш җылынган, уянган
Суны кызылга буяган
Суны кызылга буяган
Өф ит, өф ит, өф ит, син аны, өф ит, өф ит син аны
Җитез җилләр, өф итсен аны
Хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
Өф-өф, менә инде авыртмый ла
Менә авыртмый, менә бетә ул
(Өф ит, өф ит, өф ит)
Өф ит, өф ит, өф ит, син аны, өф ит син аны
Җитез җилләр, өф итсен аны
Хәзер бетә ул, хәзер бетә ул
Өф-өф, менә инде авыртмый ла
Менә авыртмый, менә бетә ул
Top 5 canciones de АИГЕЛ (AIGEL)
Estas son algunas de las canciones más escuchadas de АИГЕЛ (AIGEL). Si te gustó "Xäzer Betä Ul", también puedes leer sus letras, conocer sus colaboraciones y explorar su discografía completa en QLETRAS.COM.
Letras de canciones más vistas
Artistas más populares
Lee la letra completa de Xäzer Betä Ul interpretada por АИГЕЛ (AIGEL). Descubre el video musical, la información del sencillo y explora más letras, álbumes y colaboraciones del artista en QLETRAS.COM.